tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Бөек Ватан сугышына багышланган төбәк тарихы китапларын тәкъдир иттеләр
Бөтендөнья татар конгрессында Бөек Ватан сугышына багышланган төбәк тарихы китапларын тәкъдир иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессында Бөек Ватан сугышына багышланган төбәк тарихы китапларын тәкъдир иттеләр

28нче май көнне Бөтендөнья татар конгрессында «Пермь крае һәм Татарстан Республикасы галимнәре һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан нәшер ителгән Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган төбәк тарихы китапларын тәкъдир итү» темасына Бөтенроссия түгәрәк өстәл-конференциясе узды.

Түгәрәк өстәлнең модераторы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов.

Татарстан Республикасы районнарында һәм РФ төбәкләрендә татар Туган якны өйрәнү структураларының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм перспективалары белән Альберт Әхмәтҗан улы чыгыш ясады.

«Пермь татарлары 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы фронтларында.  Тарихи-публицистик һәм фәнни басма» («Пермские татары в боях за Родину на фронтах ВОВ 1941-1945 гг. Историко-публицистическое и научное издание») дип исемленгән яңа китабын Бөек Ватан сугышында һәлак булган фронтовикның улы, «Пермь краеның татар краеведлары» ТИО рәисе Данир Закиров тәкъдим итте.

«Дети. Война. Судьбы… Сугыш. Сабыйлар. Язмышлар… » җыентыгын төзүче — китапның идея-проект авторы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Альмира Шәрифуллина тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Әлки районы Аппак авылында туып-үскән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов үзенең «Алар тылда Җиңү яуладылар» («Они ковали Победу в тылу») дигән яңа китабы белән таныштырып үтте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов һәм югары квалификацияле категорияле тарих укытучысы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы Илфар Габдрахманов «Үлемсезлек / Бессмертие» китабын тәкъдир иттеләр.

Конференция якташлык җәмгыятьләре вәкилләре, әйдәп баручы галимнәр, тарихчы-төбәк белгечләре чыгышлары белән дәвам итте.

Азактан түгәрәк өстәл-конференциягә йомгак ясалды, авторларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*