Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында чит илләрнең татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашу башланып китте. Очрашуның модераторы – Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев конференциядә катнашучыларны сәламләде.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Шулай ук очрашуда чит илләрнең татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре чыгышлары да планлаштырылган.