tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында кунакта – Башкортстан делегациясе
Бөтендөнья татар конгрессында кунакта – Башкортстан делегациясе

Бөтендөнья татар конгрессында кунакта – Башкортстан делегациясе

Бүген, мәркәзебез Казанга Кыйгы районы Башкортстан Республикасыннан бер төркем делегациясе килде. Алар Бөтендөнья татар конгрессында кунакта да булды.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Чарада шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе иясе Булат Ибраһим да катнашты. Ул аларны сәламләп, үзе язган шигырен дә укып китте.

Делегация Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән дә танышты. Килгән кунаклар да үзләренең хисләре белән бүлешеп, бары тик рәхмәтләрен әйттеләр, шигырьләрен укыдылар. Аларга истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырылды. Кунаклар үз чиратында Бөтендөнья татар конгрессына үзләренең тарихы турында китап бүләк иттеләр. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*