tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Перу татарлары белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшү узды
Бөтендөнья татар конгрессында Перу татарлары белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшү узды

Бөтендөнья татар конгрессында Перу татарлары белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшү узды

21 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм Перудагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Алисә Гыйләҗева белән очрашты.

Биредә хезмәттәшлек мәсьәләләре, әлеге илдә яшәүче татарларның тормышы турында сөйләшү алып барылды. Аерым алганда, мәдәни проектларны үстерү, яшьләр белән эшләү һәм милли традицияләрне саклау турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук татар мәдәниятен чит илләрдә таныту, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, милли бәйрәмнәрне һәм мәдәни чараларны оештыру мәсьәләләре күтәрелде. Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының төп максатларының берсе – чит илләрдәге татарларны берләштерү, аларны милли һәм мәдәни киңлектә актив катнашуга җәлеп итү булуын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*