Бүген, 31 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашында “Татар кызы 2022” конкурсына әзерлек буенча җыелыш узды. Биредә конкурсның максатларын һәм бурычларын билгеләделәр. “Татар кызы” 2022 елның октябрь аенда Үзбәкстан Республикасында үткәреләчәк.
Үткәрелә торган чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү.Бу традицион матурлык конкурсы гына түгел, ә тел һәм җан байлыгы дәрәҗәсенә күтәрелү өчен бер мөмкинлек.