tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразыевның Евгений Примаков белән эшлекле очрашуы уза
Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразыевның Евгений Примаков белән эшлекле очрашуы уза

Бөтендөнья татар конгрессында Васил Шәйхразыевның Евгений Примаков белән эшлекле очрашуы уза

Бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россотрудничество җитәкчесе Е.А.Примаков белән эшлекле очрашуы уза.

Мөхтәрәм кунакны татар гореф-гадәтләре буенча каршы алдылар: милли киемнәргә киенгән кызлар Россотрудничество җитәкчесен чәкчәк белән сыйлады.

Исегезгә төшерәбез, биредә ул чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән дә очрашачак. Чара «Zoom» платформасы аша узачак.

Онлайн-конференциянең модераторы — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*