tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Җаек делегациясе белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Җаек делегациясе белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Җаек делегациясе белән очрашу узды

Бүген, 27 августта, Бөтендөнья татар конгрессында Җаек делегациясе белән очрашу узды. Ул «Тукай эзләреннән» Халыкара арт-пленэр йомгаклары буенча күргәзмә ачылу уңаеннан узды. Казанда күргәзмәгә сайлап алынган иң яхшы әсәрләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында күрсәтеләчәк. Тантаналы ачылыш бүген, 27 августта, “Казанга Тукай кайткан” спектакле башланыр алдыннан була.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру өчен мондый чараларның әһәмиятен билгеләп үтте.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, рәссамнар, музей җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Чара барышында Данис Шакиров Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюра Миликееваны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Моннан тыш, ул делегациягә “Шәхесләр” плакатларын тапшырды.

Очрашу ахырында делегация җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде. Әлеге вакыйга татар җәмгыятьләре арасында мәдәни элемтәләрне үстерүгә бер этәргеч булды, аларның бердәмлеген һәм үз мирасын саклауга омтылышын ныгытты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*