«KARGAFEST- ОЯFEST» – «Карга боткасы» бәйрәменә Казаннан да мәртәбәле кунак кайткан иде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов «Республикада җәйге бәйрәмнәрне Актанышның Карга боткасы башлап җибәрү бик матур күренеш», диде.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов конгресс тарафыннан Татарстан Республикасы районнарына бер милли йола-бәйрәмне зурлап оештыру бурычы куелганлыгын әйтте.
– Кояш та беренче булып Актаныштан чыга, төрле яңалыклар да сездә барлыкка килә. Бүген республикада җәйге бәйрәмнәрне Карга боткасы башлап җибәрә. Карга боткасыннан соң көннәр дә җылыта, дөнья яшәрә, басуларда яңа игенгә нигез салына, май бәйрәмнәрендә әти-әниләребез яткан зиратларны чистартырга туган якка кайтабыз. Карга боткасы балаларның да яраткан бәйрәме ул.
Чыганак: aktanysh-rt.ru