tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле: Үз йортыбызта ни өчен соң сандугач безнеңчә сайрамый?
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле: Үз йортыбызта ни өчен соң сандугач безнеңчә сайрамый?

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле: Үз йортыбызта ни өчен соң сандугач безнеңчә сайрамый?

Җир йөзендә бөртек-бөртек сибелеп яшәгән татар халкы килмешәк тә, диаспора да түгел. Кайларда булсалар да, милләттәшләребез тупланып, берләшеп яши, ди Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин. Ул бүген М,Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында “Милләт җыены”на җыелган милләттәшләребез каршында чыгыш ясады.

  • Бөтен елгаларның суы диңгез дәрьяларга барган кебек, бөтен татарның күңеле Казан башкалабызга юнәлгән. Безнең халкыбыз җир йөзендә бөртек-бөртек булып таралып яшәгән халык. Руссиянең һәрбер төбәгендә без килмешәк тә, диаспора да түгел. Кайларда булсалар да, милләттәшләребез тупланып, берләшеп яши. Дөньяның һәм Руссиянең барча төбәк оешмалары исеменнән ТАССРның 100-еллыгы һәм яңарган Татарстанның 30-еллыгы белән җан йөрәктән тәбриклибез. Татар милләте – үз дәүләтчелеге булган халык. Дәүләтчелек татарны югары мәдәниятле халык дәрәҗәсенә күтәреп, аның яшәеш рәвешенә зур үзгәрешләр алып килгән. Бу традицияләр бүген дә саклана. Ата-бабаларыбыз дәүләтчелеген җуйганнан соң да, үз асылын саклап калу өчен бар форсатларын да кулланырга тырышкан. Шул кыен хәлләрдә дә татар үзенчәлекле мәгариф системасын булдыра алган. Без китаплы халык, укымышлы халык. Ватаныбызның төрле якларыннан хәтәр җилләр исеп торса да, яшьләребез мәгърифәткә омтылыш кичерәләр, – дип билгеләде ул.

Ул ТАССРның төзелешенә һәм үсешенә зур өлеш керткән Уфа татарларын санап үтте. Бөек Ватан сугышының 75-елыгын билгеләп үтелүен исәпкә алып, Башкортстан татарларының каһарманнарын искә алды.

“Үз йортыбызта ни өчен соң сандугач безнеңчә сайрамый”, дип ул туган телебезне саклау мәсьәләсе хакында борчылып сөйләде.

  • Миллият бинасының нигез ташларының иң ныклысы – тел. Теднең эчендә халыкның рухы, моңы, уй һәм тойгысы яши. Ватансыз милләт башкаларга буйсынып яшәр. Милләтсез ватан таркалачак. Динсез милләт, һичшиксез изеләчәк. Без милләт өчен яшик, милләт безне яшәтәчәк”, – дип белдерде чыгышында Альфред Дәүләтшин.

Искәртеп узабыз, бүген М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узган Милләт җыенында Россиянең 68 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500ләп делегат катнаша. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашындагы әлеге чара тарихта беренче тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*