Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге (җитәкчесе – Фәрид Фәиз улы Мифтахов) Яшел Үзән районының Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
БТКның Казан бүлеге вәкилләре балаларга Яңа елның могҗизалар, бәхет һәм шатлык алып килүен, һәрберсенең үз хыялына ирешү мөмкинлеге барлыгын искәртеп, уңышлар теләде. Әлеге чара балаларга күңелле һәм истә калырлык мизгелләр бүләк итте, аларның йөзе шатлык белән балкыды.
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге тарафыннан оештырылган бу чара балалар йортында яшәүче балалар өчен уңайлы мохит тудыру, аларның рухи дөньясын баету һәм күңелләрендә Яңа елга карата күңелле хисләр уяту максатын күздә тотты.