Тел, дин, милләт төшенчәләре аерылгысыз. Аларның һәркайсы бергә булганда, бер юнәлештә атлаганда гына яшәргә сәләтле. Мәдәният, сәнгать, мәгариф, гореф-гадәтләребез шул очракта гына сакланып калачак һәм үсешкә ирешә ала. Бүген Казанның 4 номерлы интернат-гимназиядә җыелган дин әһелләре, мәгариф өлкәсе, Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре шушы фикерләрне бертавыштан диярлек җиткерде.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов алып барды.
Утырышта катнашкан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева сүзләренчә, утырышта катнашкан кешеләрне татар теле, мәдәнияте өчен җан ату берләштерә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров утырышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламәләде. Һәм утырышның темасы гаять актуаль булуын искәртте.

Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрнең бер-берсен тануы өчен төрле милләтләргә аерганын, моның амәнәт булып торуын билгеләп үтте. “Без амәнәтне сакларга, балаларыбызга әһәмиятен аңлатырга тиеш. Глобальләшү процессында милли үзенчәлекләрне саклап калу бик мөһим, дин моңа ярдәм күрсәтә. Милләт һәм дин әһелләре бергә эшләсәләр, зур уңышларга ирешә алачаклар”, – дип саный Нияз хәзрәт.
Аның сүзләренчә, кайбер кардәшләребез татар телен белү нигә кирәк, имештер инглиз телен белү әһәмиятлерәк, диләр. Мондый мөнәсәбәт, битарафлык тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, рухи байлыгыбызны белмәүдән килә. Шуңа күрә безгә тарихыбызны, рухи мирасыбызны өйрәнергә кирәк, ди ул.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, динне милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт саклый. Һәм дин белән тел янәшә барырга тиешлеген Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай сүзләре белән раслады. Аның сүзләренчә аларның мәдрәсәләрендә укыту фәкать татар телендә генә алып барылуын горурлык белән билгеләде. Киемгә килгәндә, уку йортында шулай ук революциягә кадәр шәкертләр, остазлар кигән киемнәр үрнәк итеп алынып, киемнәр тектерелүен билгеләде ул. Гореф-гадәтләрне саклауга да нык игътибар ителә икән.
Камал театры артисты Әзһәр Шакиров искәртеп үткәнчә, үз динен, милләтен саткан халык оҗмахка керә алмый, аның гөнаһлар каплап ала. Мәчетләрдә вәгазьләрнең татарча укыла башлавына сөенечен белдерде ул.
Татар милләтен татардан башка берәү дә саклап кала алмый. Без берәүдән дә ярдәм көтмибез. Татар кешесе бер-берсен хөрмәт итәргә, бер-берсен зурларга тиеш. Шунсыз милләтне саклап булмый, ди ул.
Казандагы Тәтеш районы якташлыгы рәисе Харис Камалиев исә, адәм туган икән – ул үз йөзен, үз динен, телен югалтмаска тиеш, дип ассызыклады.
