Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсенә эш сәфәре вакытында Североморск шәһәренә килде.
Биредә ул Североморск шәһәре ябык административ-территориаль берәмлеге башлыгы Олег Прасов белән очрашуда катнашты.Шулай ук Васил Шәйхразыев Төньяк диңгез геройлары, Заполярье саклаучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
“Матрос” — Североморск шәһәрендә автомат тоткан матросны сурәтләүче һәйкәл. Шәһәрнең үзәк мәйданы— Диңгез буе мәйданында урнашкан.