tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улының Россия Федерациясенең Дубайдагы генераль консулы Максим Владимиров белән эшлекле очрашуы узды
Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улының Россия Федерациясенең Дубайдагы генераль консулы Максим  Владимиров белән эшлекле очрашуы узды

Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улының Россия Федерациясенең Дубайдагы генераль консулы Максим Владимиров белән эшлекле очрашуы узды

Бүген, ягъни 18 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улының Россия Федерациясенең Дубайдагы генераль консулы Максим Владимиров белән эшлекле очрашуы узды.

Дубай шәһәрендә узган очрашу барышында Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге милләттәшләргә бәйле проектлары турында мәгълүмат бирде. Шулай ук  Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында биредә гомер итүче милләттәшләребез ярдәме белән мәдәни, мәгърифәти элемтәләрне тагын да көчәйтү мәсьәләләре күтәрелде. Сөйләшү барышында 2026 елның 4нче апрелендә Дубайда узачак татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга аерым басым ясалды. Киләсе елда инде дүртенче тапкыр уздырылачак әлеге бәйрәм гарәп илләрендә гомер итүче татарлар тормышында көтеп алынган мәдәни вакыйгага әйләнде. Әлеге очрашуда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең «Дуслык» Төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Дубайда уздырыла торган Сабантуйның төп кураторларының берсе Фәхретдин Канюкаев киләсе елга бәйрәмне тагын да югарырак дәрәҗәдә уздыру буенча фикерләрен җиткерде.

Шулай ук В.Г.Шәйхразыев Генераль консул белән агымдагы елның 7нче ноябрендә Мисыр Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә Гарәп илләре татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында сайланган яңа рәисен  – Әхмәтшин Марсель Ринат улын таныштырды. Альянсның оештыру утырышы 2023 нче елның 29нчы  апрелендә 17 гарәп иленнән җыелган милләттәшләребез катнашында Дубай шәһәрендә узган иде. Максим Владимиров Гарәп илләре Альянсына мөмкин булган кадәр теләктәшлек белдереп, ярдәм итәчәкләрен әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*