Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!
Кадерле делегатлар!
Газиз милләттәшләр!
2017 елда Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының төп вакыйгаларның берсе – аның яңа эшче орган – Милли Шура булдыру иде. Татар халкының иң абруйлы, мәртәбәле 75 вәкиленнән торган Милли Шура һәм аның рәисе хөкүмәт әгъзаларыннан сайланды. Конгресс тарихында бу вакыйга яңа сәхифә ачып җибәрде. Узган 5-еллык Милли Шура булдыруны дөрес адым булганын раслады.
Тарихка күз салыйк. Милли яңарыш чорында, 1992 елда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев указы нигезендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае күтәренке рухта узып, шушы мәртәбәле җыенда яңа берләшкән татар оешмасы барлыкка килүе игълан ителә. Конгрессның беренче рәисе итеп абруйлы тарихчы, тәҗрибәле дәүләт һәм иҗтимагый эшлеклесе Индус Ризак улы Таһиров сайланды һәм аның җитәкчелегендә 10 ел дәвамында конгрессның нигезе тупланды. Дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребезне барлау һәм берләштерү, татар халкының идеологик нигезен булдыру, Конгрессның эш формаларын оештыру, федераль һәм җирле органнары белән хезмәттәшлек юлларын табу – болар барысы да бу чорның казанышлары. Ул елларда Конгресс «Без бердәм, без бергә!» дигән шигарь астында эшләде.
1996 елда илдә беренче – Федераль татар автономиясе төзелә. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормышын өйрәнү йөзеннән күчмә утырышлар уза башлый. Алар Төркия, Финляндия, АКШ, Белоруссия һәм Казахстанда узды һәм бу эш форматы чит илдәге татар җәмәгатъчелегенең дәрәҗәсен үз дәүләтләре каршында үстерүгә булышты.
2002 елда узган III Съездда рәис итеп сайланган Ринат Зинур улы Закиров татар конгрессының булган нигезен киңәйтү, Татарстан Республикасының дәүләт программаларын барлыкка килүгә, Казанның югары уку йортларында татар балаларына квоталар булдыруга, федераль оешмалар белән хезмәттәшлеккә, Россиянең Чит ил эшләре министрлыгы, Россотрудничество оешмасы белән мөнәсәбәтләр оештыруга зур көч куя.
Конгрессның рәсми сайты ачыла, махсус газета («Халкым минем», соңыннан «Татарлар») нәшер ителә башлый. Шушы елларда даими нигездә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннары, «Милли тормыш һәм дин» дин әһелләре форумы, Татар хатын-кызлары съездлары, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе, Татар яшьләре форумнары уза. Конгресс ярдәмендә дөньяның бөтен илләрендә, илебезнең һәр төбәгендә зурлап Сабантуйлар уздырыла башлый.
Бүгенге көндә шушы бай тәҗрибәләр Милли Шура эшчәнлегендә уңай һәм киң куллана. Бүген без Съезд исеменнән Сезгә, Индус Ризак улы, һәм Сезгә, Ринат Зинур улы, һәм сезнең белән эшләгән хезмәткәрләргә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
* * *
Татарлар: гамәл стратегиясе
2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Дәүләт Советына үзенең еллык Юлламасында Конгресс алдында яңа бурыч куя. Ул – Татар халкы үсеше Стратегиясен әзерләү һәм кабул итү.
«Татар булмасаң, кем сиң?» Шиһабетдин Мәрҗәнинең милләттәшләренә мөрәҗәгатен истә тотып, илебезнең барлык өлкәләрендә һәм илләрдә Стратегиянең нигезен булдыру өчен Конгресс тарафыннан оешмалардан фикер алу оештырылды.
Төп идеологик документ 2020 елда узган Милләт Җыенында кабул ителә. Стратегия татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булып тора. Анда милләтнең нигезе – милли үзаңны саклау һәм үстерү мәсьәләләре, татар халкы үсешенең төп юнәлешләре чагылыш тапкан. Төп документта «татар булу» төшенчәсе төрле яктан төпле рәвештә тасвирлана.
* * *
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 2020 елдагы Дәүләт Советына еллык Юлламасында Стратегияне гамәлгә ашыру Бөтендөнья татар конгрессының төп бурычы итеп билгеләнә. 2020 елдан башлап Конгрессның эшчәнлеге Татарларның гамәл стратегиясе белән тәңгәл килә.
Стратегияне гамәлгә ашыру йөзеннән дәүләт ягыннан да ярдәм күрсәтелә, Татарстан Республикасының дәүләт программаларын финанслау күләме шактый артты. Бу эшләр, Рөстәм Нургалиевич, Сезнең карар нигезендә эшләнә, Сезгә зур рәхмәт!
Татар халкының этномәдәни үсешенең актуаль мәсьәләләрен хәл итү йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессының киләчәк эшчәнлегендә дә Татарларның гамәл Стратегиясен тормышка ашыруы төп максат булып кала.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм күпсанлы татар этномәдәни оешмалары эшчәнлеге күпмилләтле Россиянең мирасын саклауга өлеш буларак кабул ителә.
Бүген без Владимир Владимирович Путинның:
- зур гаиләбездә тынычлык һәм татулыкны сакларга һәм көчәйтергә;
- нәфрәт идеологиясеннән китеп дуслык һәм ихтирамга күчәргә;
- дөньяда гаделлек курсын хуплыйбыз.
* * *
Конгрессның соңгы ике съезд арасында татар халкы тарихында берничә зур һәм әһәмиятле вакыйгалар узды.
ТАССРның 100-еллыгы
2020 елда Татарстан Автономия Совет Социалистик Республикасының 100-еллыгын бәйрәм итү Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин указы нигезендә ил күләмендә билгеләнеп үтте. Илебездә ел дәвамында күтәренке рухта узган юбилей чараларында күпсанлы мәдәни чаралар, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, яңа нәшер ителгән китап презентацияләре узды, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары куелды.
ТАССРның 100-еллыгы әләме эстафетасы турында әйтеп китәсем килә. Татарларның җирле оешмалары ярдәмендә, сезнең ярдәмегездә, Татарстан районнарыннан башланып киткән бу эстафета Россия буйлап барлык федераль округларда узып татар дөньясы мәркәзендә – Казанда тәмамланды. Бүген ул флаг – Милли музееның кадерле экспонаты.
Безнең әләм татар халкына хезмәт итүен бүген дә дәвам итә. Кичә барлык Съезд делегацияләре Съезд ачылу алдыннан «ТАССРның 100-еллыгы әләме белән истәлек фотосы» акциясендә катнашты.
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Милләт Җыены уздырыла башлады. Яңа шартларда барлыкка килгән форма – Милләт Җыены – фикер алышу, эшләнгән гамәлләрне анализлау һәм милләтнең алдагы үсеш юлларын билгеләү мәйданчыгына әйләнде.
Әйтергә кирәк, ТАССРның 100-еллыгы татар халкының рухи кыйммәтлерен дөньяга танытуга яңа форсат бирде.
Моннан 30 елдан артык Татарстан яңа үрләргә омтылды һәм зур уңышларга иреште, без беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
* * *
2021 елдагы Бөтенроссия халык санын алу
Зур әһәмияткә ия тагын бер чара – Россия Федерациясендә халык санын алу – 2021 елда узды. Ун ел саен уза торган әлеге акция татар халкын берләштерүдә һәм барлауда зур роль уйный, һәр бер татар кешесендә олы милләт вәкиле булуы белән горурлык хисе тудыра торган чара.
Бөтенроссия халык санын алу татар халкының милли үзаңын үстерүгә, бердәмлеген ныгытуга этәргеч бирә. Җанисәптә катнашу, аның уңай нәтиҗәләрен алу халыкта милләт өчен горурлык хисе уята.
Элек узган Бөтенроссия халык санын алу вакытында булган төрле сәяси каршылыкны булдырмау йөзеннән, ә булган очракта андый фактлар белән хокук нигезендә эшләү өчен 2020 елда Конгресс белән Гөлнара Илдус кызы җитәкләгән Адвокатлар коллегиясе арасында халык санын алуда катнашучыларга консультатив-хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан тарихта беренче тапкыр килешү төзелде.
* * *
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгы
Дин белән милләт аерылгысыз. Съезд эшендә мөхтәрәм мөфтиләр катнашуы да моңа дәлил. Аллага шөкер, илебезнең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә мәчетләр, мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре саны елдан-ел арта бара. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер төбәкләрдә татар милли оешмаларыбызны дин әһелләре җитәкли.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары федераль дәрәҗәдә Россия Президенты В.В. Путин карары нигезендә уза. Төп бәйрәм чаралары узып китсә дә, юбилей чаралары ил күләмендә ел ахырына кадәр дәвам итә.
922нче елда халкыбыз үзенең яшәү рәвешен Ислам кануннары нигезендә оештыруны максат итеп куйды һәм бервакытта да бу карарыннан кире чигенмәде. Халкыбызга бик күп асыл сыйфатлар Ислам дине аша кергән. Алар бүген дә милләттәшләребезгә дөнья халыклары арасында бердәм кавем булып яшәргә куәт бирә.
Тарихка кергән олы шәхесләребез, татар имамнары – Шиһабетдин Мәрҗәни, Габденнасыйр Курсави, Галимҗан Баруди, Ризаетдин Фәхретдин, бертуган Бубилар төбәкләрдәге йөзләгән мәдрәсәләр, нәшриятләр булдыруда, татар милли үзаңын формалаштыруда һәм үстерүдә мөһим урын алып торалар.
Бәйрәм кысаларында Конгресс чираттагы XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздырды.
1100 татар дин әһеле мәркәзебез Казанның үзәгендә Президентыбыз белән бергә Казан шәһәренең 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчетенә истәлекле таш салуда катнашты. Шушы изге урында җомга намазында үз төбәкләрендәге бөтен мөселман кардәшләре-милләттәшләре исеменнән дога кылынды. Җәмигъ мәчете төзелеп беткәч, очрашып бергәләшеп намаз кылырга да насыйп булсын!
Татар мөселман факторы:
Ислам татарсыз бәлки, яши алыр, ләкин татар исламсыз яши алмас. Меңнәрчә еллар буена ислам цивилизациясе йогынтысы астында яшәп, татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты ислам кыйммәтләре белән үрелеп барган. Бүгенге көндә татар-мөселман цивилизациясе барлыкка килде.
Әлеге вәзгыятьтне истә тотып Конгресста Дин әһелләре белән эшләү бүлеге булдыруны тәкъдим итәм. Ул мөфтиятләр белән даими эшләү юнәлешеннән тыш татарлыкны, телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, милли рухны үстерү максатыннан оештырылачак.
* * *
Татар токымы аты
Татар халкы ир кешеләрне «ир-ат» дип юкка гына әйтмәгән. Алар ат кебек җигелеп эшли белә. Шул ук вакытта ат татар тормышында зур урын алып тора. Шушы 5-еллыкта Россия күләмендә Татар токымы аты булдырылуы һәм аның рәсми рәвештә раслануы безнең өчен зур горурлык булып тора.
Татар халкы һәр вакытта да атлы булды, ул безнең мең еллык тарихыбыз символы. Безнең Сабантуй бәйрәмнәренең дә күчмә символы – Тулпар ат.
Президентыбыз Рөстәм Нургали Миңнеханов безнең алда яңа максат куйды. Казаннан Алтайга хәтле Татар токымы ат сәфәрен кылу. Алтай җире – ул төрки татар милләте бишеге, милләтебез формалашкан җир.
* * *
Төбәкләрдәге татар оешмалары белән эшчәнлек
Стратегияне тормышка ашыру йөзеннән төрле юнәлешләрдә күп кенә эшләр эшләнде. Россиянең төбәк җитәкчелеге ярдәмендә татар оешмаларының яңа офислар, (Санкт-Петербург, Ростов, Сверловск өлкәсе, Якутия), яңа Татар милли үзәкләре ачылды (Курган, Дзержинск, Владивосток, Новосибирск шәһәрләрендә, Омск, Бурятия).
Төбәкләрдә яңа мәчетләр ачылу эше дәвам итә (Сахалин, Архангельск, Кострома, Сызрань, Чувашиядәге Урмай, Шыгырдан, Новочебоксарск ).
Бөек татар шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан аларга җирле татар оешмалары ярдәмендә һәйкәлләр, бюстлар кую (Чиләбе, Троицк, Екатеринбург, Серов, Касыйм, Казакъстанның Семей, Усть-Каменогорск, Беларусьнең Витебск шәһәрләрендә һ.б.), әлмә такталарын ачу (Ялта, Үзбәкстанның Бохара шәһәрләрендә), урамнарга татар каһарманнары исемнәрен бирү (Казакъстанның Кызылорда, Нур-Солтан, Ялта шәһәрләрендә) кебек эшләр дәвам итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, кайсы гына илгә, төбәккә барса да, үзенең эш сәфәрләрен анда яшәүче татарлар белән очрашудан башлый. Аларның тормышлары белән таныша, үтенечләрен игътибарсыз калдырмыйча, җирле хакимияткә җиткереп, аларны тормышка ашыру юлларын күрә һәм чараларда катнаша.
Барлык татар оешмалары исеменнән Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, зур рәхмәт!
* * *
Милли мәгариф һәм фән һәр вакыт Конгрессның игътибар үзәгендә тора. Конгрессның Фәннәр Академиясе һәм аның институтлары, Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшләге арта бара.
Күптән түгел Казанда узган Татар теле укытучыларынын Бөтенроссия съездында милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләре заман таләпләренә бәйле рәвештә каралды.
* * *
«Телсез милләт була алмый. » – шул безнең төп шигаребез.
Конгресс Мәдәният министрлыгы аша төп программаларны тормышка ашыра. Язучылар, сәнгать әһелләре һәр вакытта халык янында булып, аның рухын күтәрәләр. Күбесе гомер буе милләткә хезмәт итеп, бакый дөньяга күчкәннән соң да шушы хезмәтне дәвам итәләр. Милләтпәрвәр шәхесләребез Әлфия апа Әвзалова, Илһам ага Шакиров, Роберт ага Миңнуллин, Фәния ханым Фәрхи, Хәмдүнә ханым Тимергалиева, Фәндәс ага Сәфиуллин, җирле оешмаларыбыз җитәкчеләре – Фәрит Гыйбатдинов, Флүр Шәрипов, һ.б., һ.б. һәрвакыт халык күңелендә.
Съездыбызның беренче тапкыр Илһам Шакиров исемендәге мәртәбәле залында узуы да символик мәгънәгә ия.
Урыннары оҗмахта булсын.
* * *
Язучылар Берлеге – безнең эштә һәр вакыт ышанычлы таяныч булып тора. Һәрчак милли рухны саклаучы һәм баетучы.
* * *
Конгресс Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, аның институтлары белән татар китапларын бастыру эшендә тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Бу эшчәнлеккә Төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы да үз өлешен кертә.
* * *
Яшь буын белән эшләү юнәлешендә «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тарафыннан күләмле эш алып барыла.
Конгрессның уңышлы проектлары – «Җәлил укулары», «Татарча диктант» бүген дөнья күләмендә уздырыла, анда миллионлаган милләттәшебез катнаша.
* * *
ФНКАТ белән эшчәнлек
Бүгенге көндә Милли Шура үзенең төп эшләрен Бөтендөнья татар Конгрессының Башкарма комитеты һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте аша алып бара. Аларның җитәкчеләре Данис Фәнис улы Шакиров һәм Илдар Ирек улы Гыйльметдинов зур күләмле эшләрен бергә, сыйфатлы итеп башкара. Алдагы көннәрдә дә безнең төбәктәге җитәкчеләр, татарлар активы белән милли рухны үстерү – сезнең каршыгызда төп бурыч булып тора. Бу сезнең көндәлек эш.
* * *
Сабантуйлар
Узган 5-еллыкта милли бәйрәмебез Сабантуйны уздыру – Бөтендөнья татар конгресс эшчәнлегенең юнәлешләренең берсе иде. Сабантуйлар ярдәмендә дөньяны татар милләтенең тарихы, мәдәнияте, гөреф-гадәтләре белән таныштыру бара.
Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйларына Шахтерлар Сабантуе (киләсе елда Донбасста узачак) һәм Көньяк (Южный) Сабан туе өстәлде. Быел Казахстанда беренче тапкыр Иртыш буе Сабан туе, ә киләсе елда беренче тапкыр Түбән Новгородта Идел буе Сабантуе уздырылачак.
Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә киләсе елдан башлап Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару безнең алда бурыч итеп куелды.
* * *
Татар мәгълүмат кыры
Татар мәгълүмат кырында алып барылган эшләрдә Конгрессның үз өлеше бар.
Бөтендөнья татар конгрессы ТНВ телевизион каналы белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. «ТНВ-Планета» каналы татар халкының яшәешен, татар тормышы хәбәрләрен бөтендөньяга җиткерә.
Бөтендөнья татар конгрессы шулай ук «Татар-информ» агентлыгы белән уңышлы эшләп килә. Ул Конгрессның һәр бер зур чараны бөтен дөньяга турыдан-туры трансляцияли.
* * *
Гәзит – китаплар зур күләмдә бастырылса да, бүгенге информацион чорда Интернет, социаль челтәрләр әһәмиятен исәпкә алмыйча булмый. Бигрәк яшь буын дигәндә, алар белән эшлибез икән, бу өлкәгә игътибар итәргә кирәк. Конгресс 460 татар оешмасын берләштерсә, чынбарлыкта татарларның 100 меңләп социаль, аралашу төркеме бар.
Шуны истә тотып, Конгрессның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенә яңа бурыч куела: милләттәшләребезнең тормышын яктырту һәм аларның төрле формадагы бөтен мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек итү максатыннан яңа бүлекчә булдыру.
* * *
Татар киносы, Казан халыкара мөселман киносы фестивале
Бөтендөнья татар конгрессының һәр съездында делегатларыбыз татар киносын торгызу, үстерү турында фикер йөртә. Узган елдан башлап мин Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең оешыру комитеты рәисе вазифасын башкарам, мөфти шәех Равил Гайнетдин Фестивальнең президенты. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Татар киносы уңышларын барыбыз да зур шатлык белән күзәтәбез, ләкин бу аз. Киләчәктә дә яңа түрләргә менәр өчен бу юнәләштә яңа максатлар куярга кирәк.
* * *
Конгрессның 30 еллык эшчәнлегенә гомум нәтиҗә ясап әйтә алабыз: дөнья буйлап сибелгән һәр милләттәш – үзен Татар дигән бөек халыкның бер вәкиле итеп исәпли икән, һәр татарның шатлыгын – үз шатлыгы, һәр татарның кайгысын – үз кайгысы сыман күңеле аша үткәрә икән, бүгенге көндә һәрбер татар кешесе Ана Ватаны – Татарстан, мәркәзе – Казан булуын йөрәге һәм рухы белән ихластан кабул итә икән, димәк Конгресс үз миссиясен үти!
* * *
Алдагы бурычлар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән стратегик хезмәтендә шундый сүзләр бар: «Без үз киләчәгебезне нәрсәдә күрмибез? «Сувенир халык» булуда. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый, ә юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак.
Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия. Татарстан бүген – киләчәккә омтылучы республика, бездә яшәү һәм эшләү өметле һәм уңайлы. Татарстан – безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәге көнгә ышанычыбыз. Без, татарлар, кайда гына гомер итсәк тә, һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән рухи бердәмлек көчен, халкыбыз көчен тоеп яшибез.
Без киләчәктә дә үз тарихыбызны үзебез язарга, үз киләчәгебезне үзебез төзергә телибез! Киләчәгебез якты һәм бик күп, бик күп буыннар өчен уңышлы булсын иде! »
* * *
Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем,
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
(Нури Арслан)