Бүген, 24 ноябрь көнне, «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев киләсе 2026 елны бөек татар шагыйре – Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.
«Тукаебызга – 140 ел. Безнең тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Әлеге ел уңаеннан без башка шәхесләргә дә игътибар итәчәкбез, барлык булган юбилярларны да билгеләп, төрле чаралар уздырачакбыз», – дип ассызыклады ул.
Милли шура әгъзалары әлеге тәкъдимне бертавыштан хуплады.