Бүген, 17 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан ДТРК белән уртак проекты старт алды. Әлеге хезмәттәшлек кысаларында радиотапшырулар алып барылачак, аның барышында Татарстанның төрле районнарына эшлекле сәфәрләр оештыру планлаштырыла. “Татарлар” дип исемләнгән тапшыру атнага бер тапкыр 99,2 FM ешлыгында чыгачак, тыңлаучыларга татар халкының тормышы һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә уникаль мөмкинлек бирәчәк. Тапшыруның шигаре: “Үз илемдә – үз коем”.
Бүген эфирга чыккан беренче тапшыру Балтач районына багышланды. Ел дәвамында тапшырулар атна саен чыгачак, һәм һәр яңа программа белән радио тыңлаучылары татар тормышы атмосферасына тирәнрәк чума, яңа башлангычлар, мәдәни вакыйгалар һәм традицияләр турында белә алачаклар.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан проект өчен җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов билгеләнде.