tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең утырышы узды

Бүген Казанның Габдулла Кариев ис. Татар дәүләт яшь тамашачы театр бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачып җибәрде. Ул татар активын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм үз исеменнән сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының билгеле нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Киңәшмәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов алып барды.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессының Татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов һ.б. катнашты.

Чара ахырында милләтебезне, телебезне, гореф гадәтләребезне саклауда өлеш кертүче активистларга Бөтендөнья татар конгрессының медальләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*