2 августта , Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Гаилә, демография, милли тәрбия” дискуссия мәйданчыгы эшләде.
Модераторы – танылган галим, Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйлаҗев иде.
Анда татар халкының үз саклануы өчен үтә актуаль булган мәсьәләләр каралды.