2 августта , Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында ТР мәдәният министрлыгында “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгы эшләде.
Мәйданчыкның модераторлары татар эшмәкәрләре арасында танылган шәхесләр иде: Камил Әбләзов, Нурулла Саттаров, Фәрит Уразаев.
Анда бүгенге катлаулы вәзгыятьтә татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре татар халкы үсешенә ясардай йогынты юнәлешләре каралды.