2 августта , Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл модераторлары: шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Президенты аппараты хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов, сәнгать белгече Розалина Шаһиева булдылар.
Җыелган делегатлар, кунаклар һәм журналистлар Казанда Татар мөһаҗирлеге музее төзү турында фикер алыштылар.