2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Бүгенге көндә Татарстан башкаласына Германия, Венгрия, Швеция, Польша, Ош һәм Җалал-Абад шәһәрләреннән делегатлар килде.
Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров каршы алды. Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында 1,5 мең делегат катнашачак, шул исәптән чит илләрдән дә.