tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы Өлкәннәр көне үткәрде
Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы Өлкәннәр көне үткәрде

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы Өлкәннәр көне үткәрде

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге белән берлектә Өлкәннәр көнен үткәрде. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Әлеге чарага шулай ук шәһәр җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары, эшмәкәрләр, Язучылар берлеге рәисе, Конгресс җитәкчеләре, Яр Чаллы, Нурлат, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе, Актаныш, Тукай шәһәр һәм районнарда яшәүче язучылар, конгресс активы чакырылган иде.

Данис Шакиров әлеге чарада ветеран-педагог, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы жирле оешмасы мәдәният комиссиясендә җәмәгатьчелек вәкиле, «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы «Замана» ансамбле солисты Хәлимов Зәбир Фәхерлегаян улына Милли Шураның Рәхмәт хатын тапшырды. «Яр Чаллы якташлыклар җәмгыяте» җитәкчесе Рзаева Гөлзадә Мөхәммәт кызы һәм күренекле композитор Закиров Илгиз Тимершәех улы, юбилейлары уңаеннан, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара медале белән бүләкләнде.

Әлеге матур традициянең инициаторы һәм төп химаячесе Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Мингалимов Марсель Жәвид улы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*