22 февраль көнне Яшел Үзән интернат йортында яшәүче өлкәннәр һәм балалар өчен уникаль чара оештырылды. Алар өчен Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Мифтахов Фәрид Фәиз улының ярдәме белән цирк тамашасы күрсәтелде.
Тамаша барышында артистлар үзләренең оста чыгышлары белән тамашачыларны гаҗәпләндереп, аларга искиткеч мизгелләр бүләк иттеләр. Яшел Үзән интернатында яшәүчеләр бу тамашаны карый-карый, күңелләрен күтәреп, рәхәтләнеп ял иттеләр.
23 февраль көнне исә, махсус хәрби операция зонасына җибәрергә дип челтәр үргән волонтерлар өчен дә цирк тамашасын карау оештырылды. Бу чара аларның эшчәнлегенә һәм иҗтимагый активлыгына рәхмәт белдерү максатыннан оештырылды.
Чараларның һәрберсе тамашачыларның күңелләрендә озакка сакланырлык матур тәэсирләр калдырды.