Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатларын җитди мәсьәләләрне азат итеп, рәхәтләнеп ял иттерделәр. Көндезен егет-кызларның бер төркеме – Болгарга, икенчесе Балтачка барса, кичен барысы да Арча җирендә очрашты. Биредә алар өчен Арча кичләре оештырдылар.

Аннары Үзәк стадионда концерт куелды, милли уеннар уздырылды. Әмма концерт гади генә түгел иде. Форум делегатлары арасында бик күп талантлы егет-кызлар бар икән, нәкъ менә алар сәхнә тотты да бүген.

- Сезне барыгызны Арча җирендә күрүебезгә шатбыз.Безнең районыбыз эшчән халкы белән, бөек шәхесләре белән горур район. Сезне чын күңелдән шушы бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезне матур итеп ял итәргә чакырабыз. Киләсе елга лагерьларыбызга энеләрегезне-сеңелләрегезне җибәрегез. Аралашып яшик, милләтебезнең милли аңын, рухын күтәрү өстендә бердәм булып эшләгәндә безнең милләтебез югалмас. Без һәрвакытта да бөек горур татар халкы булып яшәрбез, алга барырбыз. Уңышлар Сегә! Килгәнегез өчен рәхмәт, – дип сәхнәдән теләкләрен җиткерде Илшат Нуриев.
Үз яшьтәшләре, танышып, дуслашып өлгергән төрле ил, өлкә вәкилләре алдында Магнитогорск, Чиләбе, Мәскәү, Курган, Казахстан, Башкортстан республикаларыннан һ.б. талантлы егет-кызлары чыгыш ясады. Җырлап кына калмыйча, шигырь сөйләүчеләр дә күп булды.

Күңелле кичә салют һәм дискотека белән тәмамланды. Алинә Шәрипҗанова һәм Зөләйлә төркеме чыгышлары Яшьләр форумы делегатларына бүләк булды.