Бүген, 15 апрель көнне, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм форумның матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова “Тәртип” радиосының туры эфирында кунакта булдылар.
Эфир барышында алар “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында тулырак сөйләделәр, аның әһәмияте, максатлары, быелгы үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Шулай ук акция кысаларында узучы мәдәни һәм иҗади чаралар турында да сүз алып барылды.
Тамашачылардан килгән сораулар да читтә калмады — туры эфирда Райнур Хәсәнов һәм Айзилә Абдрахманова тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Бу эфир татар телен саклау, үстерү, яшь буынны милли үзаң белән тәрбияләү турында тирән фикер алышу мәйданына әверелде.