Бүген XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уза. Биредә “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы яшьләрнең 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларын берләштерә. Яшь татарларның милли үзаңын формалаштыру, телне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү – Форум әнә шул сорауларны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы күп төрле акцияләр һәм чараларның оештыручылары булып тора: “Татарча диктант” акциясе, Печән базары фестивале, “Акыл фабрикасы”, JADIDFEST, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе һ.б