Бүген, 14 апрель көнне, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Казан Квиз» уены уздырыла.
«Казан Квест» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле уздырып килгән «Татар-дозор» бәйгесе нигезендә яңартылган уен. «Казан Квест»та 7-11 сыйныф укучылары катнаша, барлыгы 15 команда – Казан мәктәпләре генә түгел, республикабызның төрле районнары да җиңү өчен көрәшәчәк.
Бу эшне тормышка ашыруда волонтерларның ярдәме бәяләп бетергесез. Бергә булганда гына шундый җылы, күңелле атмосфера тудырып була!