tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Колмәмәттән Әмәткә» дип аталган сәяхәт оештырды
Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Колмәмәттән Әмәткә» дип аталган сәяхәт оештырды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Колмәмәттән Әмәткә» дип аталган сәяхәт оештырды

10 июнь көнне кичке якта Казан шәһәрендә үзенчәлекле җәяүле тарихи экскурсия узды. «Колмәмәттән Әмәткә» дип аталган бу йөрешне «Ачык Университет» проекты кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды. Экскурсияне тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов алып барды. Катнашучылар Кабан арты мәчете янында очрашты, аннан башлап, Казанның күпкатлы тарихи катламнарын ачуга юнәлтелгән маршрут буенча юл тотты.

Бу гади генә экскурсия түгел, ә шәһәр хәтерен яңарту, югалган бистәләр эзләрен барлау, тарихи урыннарны тергезү нияте белән оештырылган иҗтимагый вакыйга булды. Катнашучылар риваятьләрне һәм аларның каһарманнарын искә төшерде, шәһәр тарихына, аның татар дөньясында тоткан урыны турында уйланды, фикер алышты.

Юлда бик күп истәлекле урыннар очрады. Шуларның берсе – Әлфия Авзалова яшәгән йорт. Фасадындагы истәлек тактасы бүген дә ут белән яктыртыла, аның астына чәчәкләр куела. Кайчандыр бу фатир җыр-моң дөньясының үзәгенә әйләнгән бер урын булган: биредә Әлфия ханымнан кала, башка танылган җырчылар, музыка, сәнгать әһелләре тукталган, яшәп торган. Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, әлеге йорт шул заман татар интеллегенциясен җыйган үзенә күрә бер иҗат урыны булган.

Маршрут Спартаковская һәм Газовая урамнары аша да узды. Шушы тирәдә шәһәрнең иң борынгы агач йортларының берсе күзгә ташланды. Архитектура ягыннан бик гади генә булса да, ул үз заманындагы татар бистәләре рухын саклап калган. Элегрәк бу урын «Пески» дип йөртелгән: бер ягында – комлык, икенчесендә сазлык булган. Кешеләр хәтерендә «дегтярка» дип аталган куркыныч урын да шушында урнашкан: элек бу тирәдә кесә караклары йөргән, халык бу урынны кич белән урап узарга тырышкан. Хәзер инде бу истәлекләр хәтердә генә калса да, йортлар, урам исеме, һәм риваятьләр шушы тарихи катламны саклап тора.

Калуга бистәсеннән соң Әмәт башлана. Биредә урнашкан «Соры йорт» – совет чорының иң зур тулай торакларның берсе. 1930-нчы еллар ахырында төзелгән бу 5 катлы йортның кухняларында әле дә шул заман мичләре саклана. Янәшәсендәге су манарасы (водонапорная башня) төзелеп бетмәгән лифтны хәтерләтә.

Юл уңаеннан Халыклар дуслыгы йортының ишек алдына да кереп чыктык. Бу бина – Татарстанның күпмилләтле рухын гәүдәләндергән әһәмиятле мәдәни үзәкләрнең берсе. Биредә «Татарстан – бөтен халыкларның йорты» дигән идеология алга сөрелә.

Маршрут дәвамында без Спартаковская урамыннан да уздык. Биредә элек бөтен шәһәр халкы флюорография ясатырга йөргән агач диспансер урнашкан булган. Хәзер ул юк инде.

Сәяхәт Татар филармониясе, Ислам институты, «Әниләр» һәм «Өметлеләр» мәчетләре янәшәсеннән узды. Бу биналар – шәһәрнең рухи, дини тормышының йөзек кашлары.

Юл ахырында Калуга бистәсе чигенә җитеп, аннан соң Әмәт якларына юл тоттык. Текә ярлардан Әмәт тавына мендек. Аннан ачылган шәһәр панорамасы, агач йортлар, тыкрыклар һәм шау-гөр килгән юллар күренеше Казанның катлаулы, күпкатлы тарихын күз алдында китерде. Бу биеклектән карыйсың да үткән белән бүгенге арасында нибары бер адым икәнен тоясың. Бу мизгел – сәяхәтнең җанга иң тирән үтеп кергән ноктасы булды.

Сәяхәт Әмәт метро станциясе тирәсендә тәмамланды. Бу чара гади генә экскурсия түгел, ә һәркем үз фикерен, хәтирәсен уртаклаша алган җанлы аралашу мәйданына әверелде. Хәтта юкка чыккан, сүтелгән йортлар да бу экскурсиядә яңадан терелде – сүз, истәлек, хатирә аша. Бу сәяхәт югалганны тергезү, онытылганны искә төшерү, шәһәрне яңача ярату булды.

 

Берничә кызыклы факт:

Филармония янында Әлфия Авзаловага багышланган һәйкәл куелачак. Проект планга кертелгән инде, һәм киләчәктә бу урын бөек җырчы истәлегенә багышланган җирлеккә әверелер дип көтелә.

Совет чорыннан сакланып калган оригинал урам такталарын бүген дә табып була: мәсәлән, Ипподромная урамындагы 23/78 адресы буенча урнашкан йортта. Хәзер Казанда андый такталар юк диярлек, ә монда сакланган.

Әлфия Авзалова яшәгән йорттагы истәлек тактасы Казанда башка берсенә дә охшамаган. Ул кичләрен ут белән яктыртыла, ә аның астына махсус чәчәкләр куяр өчен матур тимер полка ясалган. Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, кемгәдер ошый бу истәлек тактасы, кемгәдер ошамый, ләкин ул бар. Истәлек кенә түгел – җылылык белән эшләнгән чын шәһәр бизәге.

Айзилә АБДРАХМАНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*