Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә булды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Коллегиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башкалар чыгыш ясады. Чарада төрле яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Коллегия кысаларында яшьләр сәясәте, гаилә инициативалары, психологик-педагогик ярдәм системасы һәм яшь галимнәргә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Рифкать Миңнеханов «Яшьләр белән эшләү — илнең киләчәгенә оттырышсыз инвестиция», – дип билгеләп үтте. Ул Татарстан Фәннәр академиясе һәм Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, фән һәм технологияләр үсешенә, галимнәрнең абруен арттыруга юнәлдерелгән инициативаларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Шулай ук яшь галимнәр өчен бәйгеләр, грантлар, субсидияләр кебек ярдәм чаралары булуын ассызыклады.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров яшьләрнең психологик ярдәмгә һәм гаилә инициативаларына ихтыяҗын билгеләп, «Пушкин картасы» аналогиясендә «Яшь гаилә картасы»н булдыру һәм яшьләр үзәкләре базасында гаилә клублары оештыру тәкъдимнәрен яңгыратты.