26 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, зур горурлык һәм дулкынлану белән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен уздырдык.
Бу бәйрәмне оештыруда безгә бик күп кешеләр ярдәм итте. Иң зур рәхмәтебезне волонтерларыбызга белдерәбез — сезнең тырышлыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм чын күңелдән эшләгән хезмәтегез бәяләп бетергесез.
Партнерларыбызга да олы рәхмәтебез — сезнең ярдәмегез, ышанычыгыз һәм бердәмлек хисе бәйрәмебезне тагын да көчлерәк итте. Музыкантларыбызга һәм чыгыш ясаучыларга — ихлас иҗатыгыз һәм бәйрәм рухы бүләк иткәнегез өчен рәхмәт!
Оештыручылар командасына, һәрбер катнашучыга, һәм әлбәттә инде, һәр тамашачыга рәхмәт — сезнең җылы карашлар, көчле алкышлар һәм теләктәш булуыгыз бу көнне тагын да кадерлерәк итте.
Татарча сөйләшик, киләчәкне бергә үзгәртик!
Фирүзә Вәлиева фотолары
Чыганак: TATFORUM