tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Пермь яшьләре белән күреште
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Пермь яшьләре белән күреште

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Пермь яшьләре белән күреште

Бүген, 11 декабрь көнне, Бөтендөнья татар яшьләре форумына кунакка Пермь шәһәрендәге «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Рената Ибатуллина һәм «Татар кызы – 2023» бәйгесенең финалисты Илсинә Хатыйбҗанова кереп чыкты.

Очрашу барышында Пермь шәһәрендә алып барыла торган проектлар турында, шул исәптән киләсе атнада Пермьдә узачак «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты хакында фикер алыштылар. Программаның эчтәлеге, лекцияләр тематикасы һәм яшьләрне җәлеп итү механизмнары буенча да сөйләшүләр алып барылды.

Кунаклар шулай ук үзләренең эшчәнлеге, киләчәккә планнары һәм Пермь татар яшьләренең активлыгы турында да фикерләре белән бүлеште.

Айзилә Абдрахманова,

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*