Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Шәрык клубы» комплексы җитәкчесе Гөлдания Зиннәтова белән эшлекле очрашу уздырды. Якын арада уртак чараларны гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр.
1907 елның 1 декабрь көнендә мәшһүр «Болгар» номерлары кунакханәсендә беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып, «Шәрык» клубы кичәләрен оештыра башлыйлар.
1911 елда «Шәрык» клубы яңа 3 катлы бинага күчә (хәзерге Татарстан урамы, 8). 1нче катта – клуб идарәсе, гардероб һәм касса, 2нче катта –150 кешелек тамаша залы, лото уены бүлмәсе һәм укучылар бүлмәсе булган, рус-мөселман китапханәсе урнашкан. Клуб белән аксакаллар советы идарә иткән. Клуб эшендә төрле елларда Г. Тукай, Ф. Амирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов, Г. Кариев, С. Гыйзәтуллина-Волжская, В.Мортазин-Иманский, В. Апанаев, И. Галиәкбәров катнашканнар.