26-28 нче гыйнвар көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Уфага барып кайтты. Бу көннәр дәвамында татар яшьләре активы, журналистлар, “Нур” театры һәм Башкортстан дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт университеты җитәкчелеге белән күрештеләр.
Очрашулар барышында киләчәккә планнар, проектлар һәм чаралар турында сөйләшүләр узган.