Бүген, VI Бөтендөнья татар яшьләре Форумында Тәбрис Яруллин кабат яшьләрнең лидеры – җитәкчесе булып сайланды. Моңа кадәр ул ике ел Форумны җитәкләгән иде инде.
Тәбрис –“Узебез” хәрәкәтенең координаторы, “Мин татарча сөйләшәм!”, “Автохәрәкәт”, “Татар-дозор” һәм башка проекларның оештыручысы булып тора. Ул – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы.
Тәбрис Яруллинга 27 яшь, ул Казан дәүләт технология университетының “Дәүләт һәт муниципаль идарә итүче” белгечлеге алган.
Өйләнгән, улы бар.