tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия авыл Сабан туе чараларында Башкортстан делегациясе катнашты
Бөтенроссия авыл Сабан туе чараларында Башкортстан делегациясе катнашты

Бөтенроссия авыл Сабан туе чараларында Башкортстан делегациясе катнашты

27-28 июнь көннәрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы җирлегендә 15нче юбилей Бөтенроссия авыл Сабан туе чаралары узды. Вакыйгадан Альфред Дәүләтшин җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә читтә калмады.

Беренче көнне кунаклар өчен урындагы музейлар буенча сәяхәт, кичен Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре В.М.Трефилов җитәкчелегендәге оркестр концерты һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы оештырылды.

Сабан туеның төп чаралары 28 июньдә узды. Чарада катнашучы мәртәбәле кунакларны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм башка рәсми затларны Башкортстан делегациясе җыр-моң белән каршы алды. Рәис һәм Тәнзилә Ханнановлар җитәкләгән “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар һәм “Ак калфак” җыр ансамбльләре, Туймазы районы Төмәнәк авылыннан Зариповлар гаиләсе һәм башкалар кунакларны каршы алу барышын да чын бәйрәмгә әйләндерде.

Вакыйганың тантаналы өлеше башланыр алдыннан кунаклар төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән танышты.

Гадәттәгечә, программада ат чабышы, көрәш, рус һәм татар спорт уеннары, халык уеннары булды. Аерым мәйданчыкларда Нократ уеннары оештырылды.

Сабантуйда махсус мәйданчык – этноавыл музее эшләде. Биредә кунаклар халык һөнәрләре белән танышты, мастер-классларда катнашты һәм осталар белән аралашты. Нократ, татар һәм башкорт ишегаллары оештырылган иде. Сабантуй кунаклары өчен Россия халыкларының милли ризыклары, халык кәсепләре, продуктлар һәм товарлар ярминкәләре эшләде.

Башкортстанның төрле почмагыннан җыелып, бәйрәм чараларында катнашучылар оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралышты.

Чыганак: vk.com/vkt_v_rb

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*