tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уза
Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уза

Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уза

Пермь крае 14-16 июньдә Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итә. Бәйрәмне 14нче тапкыр үткәрәләр, кунаклар Россиянең 50 төбәгеннән җыелачак.

Бүген милли бәйрәм кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты һәм «Волга – Волга»ансамбле чыгышы узды.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимияте башлыгы Хәлил Алапанов, Пермь крае губернаторы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Леонид Политов сәламләде.

– Һәрберегезгә исәнлек-саулык теләп, бөек татар телендә исәнләшәм. Исәнмесез, милләттәшләр. Бер очрашу үзе бер гомер, ди татар халкы. Без үзебезнең чараларны һәрвакыт “И, туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз. Бүгенге чараны да шушы гимн белән башлап җибәрик. Без монда килергә яратабыз, татарларыбызга ярдәм итү бик күңелле. Бик җитди әзерлек эше барды, ул Сабантуйга да, Барда районының йөз еллыгына да багышланды. Без Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга рәхмәт сүзләрен җиткерергә телибез, моннан берничә ел нәкъ менә ул “Әйдәгез монда Бөтенроссия авыл Сабантуен бергәләп үткәрик” дип әйткән иде, – диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук чарада Васил Шәйхразыев татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Әстерхан өлкәсе халкын Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм  Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Пермь крае Барда муниципаль округының мактаулы гражданины исеме Бөек Ватан сугышы ветераны Вахит Акбашевка һәм Габрахим Тимгановка бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Барда авылында Бөтенроссия Сабан туе инде икенче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул 2013 елда оештырылды һәм Россиянең 30дан артык төбәгеннән 50 мең катнашучыны җыйды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*