tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстаннан сәнгать осталары концерты узды
Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстаннан сәнгать осталары концерты узды

Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Татарстаннан сәнгать осталары концерты узды

Быел Киров өлкәсе 25 нче Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру урынына әверелде. Бу — халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм дуслыгын берләштерүче мөһим милли бәйрәмнәрнең берсе.

Бүген, 27 июнь көнне, бәйрәм кысаларында Татарстаннан сәнгать осталары концерты, шулай ук Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре В.М. Трефилов җитәкчелегендәге оркестр чыгышы узды.

Чара кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ихлас сәламләде.

«Хөрмәтле милләттәшләр! Бүген сезнең белән Нократ Аланында очрашуыма шатмын. Аллаһның рәхмәте белән, барыбыз да Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерләнеп, килеп җиттек. Бүген кич без бәйрәмне башлап җибәрәбез. Һәрберегез белән бөек татар телендә – Тукай телендә исәнләшәм: «Исәнмесез!», – диде ул үз чыгышында.

Васил Шәйхразыев шулай ук татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Сәламләү сүзе белән кунакларга шулай ук Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Терешков та мөрәҗәгать иттте.

“Хөрмәтле кунаклар! Сезне Сабантуй бәйрәме белән котлыйм! Бүген биредә 72 делегация катнаша.  Халык һәм кунаклар үзләрен уңайлы хис итсен өчен барлык шартлар да тудырылган. Барыгызга да яхшы кәеф телибез! Иртәгә сезне бәйрәмнең дәвамында көтәбез!”, – диде Юрий Терешков.

Сабантуй 28 июнь көнне дәвам итәчәк. Программада халык уеннары, ат чабышлары, көрәш, милли ашлар һәм кул эшләре ярминкәләре көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*