Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 2026 елның 1-3 апрелендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» Бөтенроссия фәнни конференциясен үткәрә.
Шул уңайдан бүген “Татмедиа” агентлыгының конференцлар залында матбугат конференциясе узды. Анда спикерлар — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов,Татарстан Фәннәр академиясенең М.Н.Хәсәнов ис. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Н.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Өлфәт Закирҗанов, З. Исмәгыйлов ис. Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Башкортстан Республикасының халык артисты Идрис Газиев чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан татар халкының каһарман шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү, мирасын саклау буенча актив эш алып барыла. Бу хакта үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтеп узды.
— Тукаебызны зурлау, истәлеген мәңгеләштерү Татарстанда узган чаралар белән генә чикләнми. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмалары тарафыннан әдипнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе оештырыла. Агымдагы ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татар дөньясы өчен «Тукай елы» дип игълан ителде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге тәкъдим хупланды. Без ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының 661 чарасыннан торган гомуми планда да Габдулла Тукай елы кысаларында күпчелек чаралар татар халкы яшәгән төбәкләрдә һәм чит илләрдә уздырыла. Быел дүрт җирлектә Тукайга бюст кую планлаштырыла. Аерым яссылыкта барлык татар дөньясын туплап, без 15-16-17 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясе белән берлектә “Туган тел” форумы оештырачакбыз. 25-26 апрельдә “Татарча диктант” чаралары узачак. Аларның да темасы Тукайга багышлана. Алга таба да конгресс эшчәнлегендә бөек шәхесебезнең исемен мәңгеләштерү даими һәм өзлексез рәвештә дәвам итәчәк, — диде Данис Фәнис улы.
Матбугат конференциясе ахырында журналистлар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Ильфира Нигъмәтуллина.