ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында 29-31 март көннәрендә узачак XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларны узачак чараның программасы һәм башка нечкәлекләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев таныштырдылар.

Делегатлар өчен өч көнлек программа әзерләнгән:

29 март (якшәмбе)

Җыен катнашучыларны теркәү белән башланачак. Дискуссия мәйданчыклары эшлиячәк. ТР Фәннәр академиясендә Җыенны ачу тантанасы узачак.

30 март (дүшәмбе)

Катнашучылар татар авылларын комплекслы үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен Татарстан Республикасының Тукай һәм Сарманрайоннарына барачаклар. Биредә татар авылларының комплекслы үсеше белән танышу планлаштырыла.

Кич, Казанга кайту белән, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа каралган.

31 март (сишәмбе)

Җыенның соңгы көне «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Н.Ершов ур., 1а) узачак. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш планлаштырыла. Утырыш алдыннан делегатлар Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе белән таныша алачаклар.

Төбәкләрдәге эшмәкәрләр Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итәләр. Күркәм традицияләрнең берсе – эшмәкәрләрнең ярдәме белән төбәкләрдә милләт шәхесләренә бюст-һәйкәлләр барлыкка килә. Агымдагы елда Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәктамак авылында, Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга, Омский өлкәсе Омск шәһәрендә, Донецк Халык Республикасының Донецк шәһәрендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә бюстлар куелачак.

Белешмә: Бөтендөнья татар конгрессы татар авылларын саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлек алып бара. 2008 елда оештырылган «Россиянең татар авыллары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды. Аның эшенә илнең төрле төбәкләреннән авыл бизнесының перспектив юнәлешләрен тормышка ашыручы авыл эшмәкәрләре җәлеп ителгән. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән Россия Федерациясенең 4200 гә якын татар авылының мәгълүмат базасы булдырылды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән 2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештырды. Быел әлеге чара 14нче тапкыр 29-31 март көннәрендә Казанда узачак. Җыенга 800дән артык кеше җыелачак. Кунаклар һәм катнашучылар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары, хуҗалыклар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бар. Чара тәҗрибә уртаклашу һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*