Бүген Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Быел җыенга Россия Федерациясенең 46 регионыннан һәм Татарстаннан 900дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.
Җыенның ачылу тантанасы Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясендә узды. Тантананы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул үз чыгышында эшмәкәрләрнең татар милләтенә күрсәткән хезмәтләрен югары бәяләде һәм җыенның әһәмиятен ассызыклап, бу чараның татар халкының икътисади һәм социаль үсешенә булышлык итәчәген билгеләп үтте.
-Сез һәрберегез авыл җирендә эшлисез. Безгә бу юнәлештә динамика кирәк. Үсеш өчен укырга, очрашырга, яхшы хезмәттәшләр табып, алар белән тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Әлеге форум кысаларында, иң беренче чиратта, үсеш булсын дип эшлибез, – диде ул.
Алга таба делегатларны ТР Фәннәр академиясе Рифкать Миңнеханов сәламләде.
– Без федераль күләмдә бик көчле регион буларак билгеле. Биредә форумнар, оештыру комитетлары даими уздырылып килә. Фәнни академия, үз чиратында, фәнни эшчәнлеккә булышлык күрсәтергә һәрвакыт әзер, – дип ассызыклады ул һәм академиянең еллык хезмәте белән таныштырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов исә үз чыгышында авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр ярдәмендә эшмәкәрләрнең хезмәтен җиңеләйтү һәм эшчәнлеккә яңа алымнар кертү турында сөйләде.
Чара ахырында эшмәкәрләргә татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.