tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген, 12нче май көнне, Бөтендөнья татар конгрессында, XV «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат очрашуының спикерлары — Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 16-18нче май көннәрендә Казанда һәм Болгарда узачак.

— Форум 15нче тапкыр уздырыла. “Милли тормыш һәм дин” исеме белән безнең форумның барлык мәгънәви ягы ачыла. Бу ике төшенчә — милләт һәм дин — аерылгысыз. 3 көнлек программа көтелә. Безнең чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узуы белән дә әһәмиятле. Татар дин әһелләрен бергә туплый торган бу бердәнбер мәйданчык”, — диде Данис Фәнис улы үз чыгышында.

Чара 16нчы май көнне катнашучыларны кунакханәләрдә теркәүдән башланып китә. Теркәлү узганнан соң, делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазында катнаша.  Форумның тантаналы ачылышы «Казан» Агросәнәгать паркында уза. Шулай ук биредә «Russia Halal Expo 2025» хәләл-индустриясе һәм «Татар базары» күргәзмәсе эшләячәк.

Форумның икенче көнендә «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Форумның пленар утырышы узачак. Пленар өлештән соң тематик дискуссон мәйданчыклар эшли башлый.

Мәйданчыклар “Хәләл” индустриянең бүгенге халәте, “Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе”, “Ватанны сөю – иманнан”, “Ватанны саклауда дин әһеленең роле”, “Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре” тематикаларына бүленеп эшләячәк.

Форумның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тота. Алар анда «Изге Болгар җыены» чарасында катнашачак.

Илебезнең 74 төбәгеннән 1049  катнашучы көтелә. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан, 119 кеше.

“Елдан-ел форумның географиясе киңәя бара. Быелгы форумның беренче тапкыр катнашучы төбәкләре икәү — Херсон һәм Запорожье. Якутия, Бурятия республикасы, Камчатка, Забайкалье, Приморье  крае, Амур, Магадан, Сахалин өлкәләреннән катнашучылар бар. Шушы өлкәләрне форумнарыбызга еллар дәвамында җәлеп итеп килдек. Бик ерак төбәкләр. Шуңа да карамасстан алар бик теләп киләләр. Делегатларның 902се ир-атлар, 147е хатын-кызлар. Хатын кызлар күбесе мөфтиятләрнең матбугат хезмәткәрләре һәм мәдрәсә-мәчетләрдә эшләп килүче мөгаллимәләр. Иң яшь катнашучылар 2007нче елгы. Берсе Әмрия Мөфтәхетдинова, ул Ижау мәчетләренең берсендә мөгаллимә. Икенчесе, Йосыф хәзрәт Аширов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте аппаратында сәркатип вазыйфасын башкара. Шулай ук Камил Идиатуллин, Оренбург өлкәсе Төньяк районының Кряжлы авылы имамы. Иң өлкән катнашучылар: Мари иленнән 1937нче елгы Файзрахманов Даниял, Чувашиядән 1938нче елгы Алискер Козлов, Ленинград өлкәсеннән 1939нчы елгы Хәсән Усманов”,  — дип ассызыклады Марс Тукаев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*