Бүген, 17 май көнне, “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә “Милли тормыш һәм дин” XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы уза. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев алып бара.
-Форум эшендә илебезнең 74 төбәгеннән – Калининград өлкәсеннән Сахалин һәм Камчаткага кадәр 1 мең 49 делегат катнаша. Безнең форумга моңа кадәр ел да Кырым Республикасы, Луганск һәм Донецк Халык Республикалары делегацияләре катнашып килә иде. Быел беренче тапкыр безнең сафларга Херсон һәм Запорожье өлкәләре вәкилләре дә килеп кушылды. Иң зур делегация, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасыннан – 119 кеше. Иң өлкән делегат – 97 яшьлек Харис хәзрәт Салихов, Татарстан Республикасы делегаты, иң яше – 17 яшьлек Камил хәзрәт Идиатуллин, Оренбург өлкәсенең Кряжа авылы имамы, – дип билгеләп узды Васил Шәйхразыев.
Пленар утырышны ачып Коръән сүрәләрен Татарстан Республикасы Лениногорск районы имам-мөхтәсибе, Лениногорск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Рәүпов укыды, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия Президенты Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Равил улы Фәйзуллин, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти-шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» Республика дини берләшмәсенең идарә рәисе Мөфти Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович һәм башкалар катнаша.