tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды әгьзалары Чувашияда
Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды әгьзалары Чувашияда

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды әгьзалары Чувашияда

Алтын көзебез чынлап торып үз көченә кергән 13 үктәбр иртәсендә без Бөтендөнья татар конгрессы каршында уңышлы эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды әгьзалары һәм аның башкарма директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина җитәкчелегендә ут күршеләребездәге Чувашиягә, аның Комсомол һәм Батыр районнарында гөрләтеп яшәүче татар авылларына сәфәр чыктык.

Эш-гамәлләре бн еш макталган, тормыш көтүләре бн күпләргә үрнәк булып торган һәм Россиядәге иң зур татар авылларының берсе – Шыгырданга аяк бастык. Ниятебез- XXI гасырда буыннар чылбырын өзмичә, бер түбә астында ишле гаилә булып яшәүче, татар гамьле, дини-милли кыйммәтләрне саклауда әби-бабаларыннан килгән юлларыннан тайпылмаучы мишәрләребез бн якыннан танышу булды.Биш тапкыр ишеткәнче, бер барып күрүең ни тора?!

Танышуны гаҗәеп матур тарихлы Мөслимә мәчетеннән башладык. Безне каршылаган, шушы республикадагы татар гаиләсе эшчәнлеген белеп, күңелен салып алып барган Мансур хәзрәт биш сәгать буенча якташлары тормышына якты дәлил булган мисалларны күрсәтеп, биш сәгать буена вызына каратты да торды.Шыгырданнарныкы – шыгырданча! Казан рестораннарын-көнләштерерлек урында ашап эчеп, шушы төбәкнең иң-иң дип саналган гаилә башлыклары, ак әбиләре, гаилә тоткалары чакырылган иде. Таный да, горурланып сәенеп күрсәтә дә беләләр икән шул! Иии, боларда талантлар күп икән дип кенә тамаша кылмадык. Балалар бакчасыннан, мәктәп яшеннән үк яшь буынга менә ничек көй-моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез сеңдерелә, татар булып үссеннәр өчен ифрат көч, олы гамь салуына шаһит булдык

Бөтенроссия Татар гаиләсе фондының чираттагы “Пар канатлар” фестивале менә нинди матур тәрбия дәресе, бер-береңнән өйрәнеп, үрнәк алу форматында үтте. Оештыручылар да,онытылмас фестивальдә катнашучылар да рәхмәтле калдык.

     

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*