tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар журналистлары форумы. Фикерләр…
Бөтенроссия татар журналистлары форумы. Фикерләр…

Бөтенроссия татар журналистлары форумы. Фикерләр…

2024 елның 9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Әлеге форумның беренче көнендә каләм ияләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты.

Россиянең төрле регионнарыннан килгән баш мөхәррирләр эш вакытында нинди проблемаларга юлыга, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез тормышын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге ничек бара – барысы турында әлеге язмада.

«Миллет» кырым татарлары телеканалының сәнгать, музыка һәм балалар программалары редакциясе баш мөхәррире Баталова Эльвина Риза кызы Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары каршында кырым татар телендә чыгыш ясады.

“Сезгә барлык Кырым татарларыннан сәлам юллыйм. Мөмкин булса, мин ана телебездә, ягъни кырым татар телендә сөйләр идем, чөнки минем өчен бу – зур горурлык. Барыгыз да мине аңлар дип өметләнәм”, – диеп сүзен башлады Эльвина Риза кызы.

“Миллет” – кырым татар телендә чыга торган дөньядагы беренче телерадиокомпания. Ул 2015нче елдан бирле эшли, инде 9 ел дәвамында тыңлаучыларыбызны куандыра. Җөмһүриятебездә татар теле чәчәк ата: милли мәктәпләр, кырым татар телендә эшләүче балалар бакчалары ачыла. Әлбәттә, без алга таба тагын да тырышачакбыз. Максатыбыз бер: ул да булса, безнең халкыбыз, телебез мәңге яшәсен!

 

Алга таба Удмуртия Республикасының “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Габбасова Рәмзия Илдус кызына сүз бирелде.

Ул әлеге форумнарның бик мөһим, кирәк булуын ассызыклап үтте:

“Мондый чаралар оештыруыгыз, безне чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Алардан соң без һәрвакыт канатланып, көч-дәрт өстәп, яңа фикерләр белән кайтып китәбез, тагын да дәртләнеп иҗат итәбез.

Газетабыз 16 битле булып, атна саен чыга. Проблемаларыбыз һәрберебезнеке кебек уртак, ул да булса, бүген көндә газета тиражын җыю, язылучыларны арттыру. Кызганыч, татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән кызыксынучылар кими. Шулай да бүгенге көндә газетабыз 3700 экземплярда чыга. Максатыбыз – әлеге санны саклап калу, мөмкин булса, алга таба язылучылар санын арттырырга тырышу”, – дип сөйләде “Яңарыш” газетасы хәбәрчесе.

 

“Без кешедән берни дә сорамыйбыз, ярдәм көтеп утырмыйбыз, күңелгә ни килә, шуны язабыз” – дип сүзен башлады Башкортстан республикасында хатын-кызлар өчен чыга торган “Диләфрүз” газетасының баш мөхәррире Сәфәрҗанова Галия Мәгъсүм кызы.

“Тиражыбыз – 10 мең, газетабызны бөтен Россия буенча яздыралар. Башта ук укучыларбызга сәясәттән читтә торабыз дип сүз биргән идек, әле һаман антыбыздан чыкмыйбыз. Газетабызга быел 14 яшь тулды, паспорт алырга вакыт җитте дигәндәй. Шушы вакыт дәверендә дөньяда нинди генә хәлләр булып бетмәде, ә без һаман да үз юлыбыздан барабыз, укучыбызга тугры калабыз. Чын күңелдән язабыз, безне дә чын күңелдән кабул итәләр. Сезнең белән юллар кисешкәнгә, мондый чараларга чакыруыгыз бик зур рәхмәт!”

 

Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торучы, Ульяновск өлкәсендә чыга торган “Өмет” газетасының баш мөхәррире Хәлимов Исхак Хәсибулла улы:

“Безнең газетабыз беренче саныннан ук дәүләт ярдәме, губернатор ярдәме белән эшләп килә. Хәзер генә санадым: газетабыз чыккан 35 ел эчендә бездә 4 губернатор алмашынган икән. Губернаторлар алмашына, әмма милли газеталарга карата мөнәсәбәт үзгәрми. Беренче утырышта киләсе елның бюджеты кабул ителгән инде. Быел безнең газетабыз өчен каралган субсидия алдагы ел белән чагышытырганда ярты миллионга күбрәк. Бу саннар хөкүмәтнең, губернаторның эшебезне ни дәрәҗәдә югары бәяләвен күрсәтә. Без быел “Татар дөньясы” дигән рубриканы яңартып җибәрдек, биредә Бөтендөнья татар конгрессы яңалыкларын урнаштырып барабыз. Укучыларыбыз да әлеге басманы яратып укый”.

  • Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елны “Шәхесләр елы” дип игълан иткән иде. Бу уңайдан “Өмет” газетасы “35 татар гаиләсе” дигән сәхифә булдырган. Биредә укучыларны күп балалы татар гаиләләре белән таныштырып баралар.

Ватаныбызны саклаучыларга ныклап булышучы, хәрби операция җирләренә берничә тапкыр барып, гуманитар ярдәм илтүче Аймалетдинов Фәрит Летфулла улына сүз бирелде.

Ниҗгар өлкәсендә чыгып килүче “Сергач 91.4 ФМ” радиосының баш мөхәррире Фәрит Летфулла улы милләттәшләребезнең тапшыруларны бик яратып тыңлауларын әйтеп узды.

“Безнең максатыбыз – Ниҗгар өлкәсендәге тыңлаучыларыбызга татар мохитен булдыру. Эфирларыбызны интернетка да куеп барабыз, шулай итеп Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне дә татарлар тормышы белән таныштырабыз. Чувашия һәм Мордовия республикаларында да безне тыңлыйлар. Бу аеруча куандыра”, – диде Фәрит Летфулла улы.

  • Шуны да әйтеп узарга кирәк: “Сергач 91.4 ФМ” радиосы Конгресс чараларыннан бер дә читтә калмый. Татарча диктант акциясендә бик теләп катнаша, хәтта диктантны туры эфирда укыйлар. Бу аерым мактауга лаек!

 

Удмуртия Республисының ГТРК “Удмуртия” телерадиокомпаниясендә чыгып килә торган “Хәерле кич” тапшыруы алып баручысы Гайфуллина Хәмидә Харис кызы эфирдагы милли тапшыруларның вакыты шактый кыскаруын әйтеп узды.

“Милли тапшыруларга нибары ярты сәгать, әгәр дә реклама вакытын санамасак, 22 минут вакыт бирелә. Шуның 11 минут ярымы удмурт телендәге яңалыклар өчен булса, калганы – безгә”,  – дип борчулары белән бүлеште Хәмидә Харис кызы.

 

ГТРК “Марий Эл” хезмәткәре Гомәрова Мәүлиза Шәрифулла кызы да шул ук проблемага юлыгуларын ассызыклады: “Милли тапшыру вакытларын бик кыскарталар. Тапшыру вакытында реклама кертмәү сәбәпле, бу эфирдан акча керми дип әйтәләр безгә”, – дип аңлатып китте ул.

Нәтиҗәдә, озак кына сөйләшүләрдән соң әлеге проблеманы чишү өчен, Бөтенроссия журналистлары форумы карары буларак, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы исеменнән телерадиокомпания җитәкчелегенә мөраҗәгать хаты юлларга хәл иттелде.

Очрашу ахырында Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы сайтына һәм “Татарлар” газетасына хәбәрләрне иң актив язучы татар журналистларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*