tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия журналистлар форумы кунаклары Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчет белән таныштылар
Бөтенроссия журналистлар форумы кунаклары Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчет белән таныштылар

Бөтенроссия журналистлар форумы кунаклары Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчет белән таныштылар

VII Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне уза. Бүген делегатлар Татарстанның Әтнә районына сәяхәт кылалар. Биредә алар Түбән Бәрәскә авылындагы иң борынгы таш мәчеттә булдылар. Мәчет һәм авыл тарихы белән Түбән Бәрәскә авылы җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова һәм Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов таныштырды.

Ике катлы мәчет, Екатерина II Указы нигезендә, 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына. 30нчы еллардан бирле, ягъни Совет чорында мәчет авыл халкы өчен мәдәният сарае булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.

Мәчетне 2018–2020 еллар дәвамында төзекләндегәннәр. Яңартылганнан соң мәчет мәхәллә халкы һәм мөсафирлар өчен бик уңайлы урынга әйләнә, алар бирегә намазга йөри, аралаша һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләшә башлый.

Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы Түбән Бәрәскә авылы җирлеге башлыгы Аида Фатыйховага һәм Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовка Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлеккә Коръән бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*