Узган җәйдә Чавал мәчетенә янкорма салдылар, тәһарәтханә эшләделәр. Шушы уңайдан февраль ае азагында мәчеттә Коръән мәҗлесе үткәрделәр.
Мәчетнең яңа ягы заманча материаллардан, ак төсләрдән эшләнгән, матур итеп киендерелгән. Мәчетнең имамы Габделәхәт хәзрәт Хәйруллин: “Янкорманың стенасын өеп, түбә астына кертеп калдыра алсак, бу җәйгә җитеп торыр дип эшкә керешкән идек, Аллаһының рәхмәте белән ахыргача башкарып та чыгарга насыйп булды”, – дип, төзелештә акчалата да, материал белән дә, хезмәте белән дә, Аллаһының әҗер-савабын өмет итеп, ярдәм итүчеләрнең барчасына зур рәхмәтләр белдерде.
Төзелеш эшләре буенча имамның ярдәмчесе Габделхак әфәнде Абдуллин мәҗлескә килгән кунакларны да каршы алып торды. Кунакларны күп чакырганнар: Малмыж районы мәчетләре имамнары, төзелештә ярдәм итүчеләр, Балтач районыннан да кунаклар бар иде.
Үзәкләшкән дини оешма Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашапов: “Бу шатлык белән уртаклашу мәҗлесе. Аллаһы Тәгаләнең йортларын иман китергән кешеләр төзиләр, тергезәләр, дип әйтә Аллаһы Тәгалә Коръәндә. Без ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешү өчен гамәлләр кылабыз. Бу мәчетнең төзелеше дә сәдака-җәриядән булсын”, – дип теләде.
Балтач районының баш аксакалы Солтан хәзрәт Фатыйхов чаваллыларны шушы изге эшне башкарып чыгулары белән котлап, алга таба да бергә матур итеп яшик, дип изге теләкләр теләде.
Мәҗлес вәгазь белән башланды.
– “Бу дөньяда җәннәт бакчаларының җимешләрен ашагыз” диде Пәйгамбәребез с.г.в.. Бу дөньяда җимешле җәннәт бакчалары – ул Аллаһы Тәгаләне зекер итә, Аллаһның дине турында сөйли торган мәҗлесләр, – дип вәгазьне башлады Габделәхәт хәзрәтнең улы Әдис хәзрәт Хәйруллин.
– Мәчеткә кергән кешегә, мәчеттән чыгып киткәнче намаз укыган савап язылып тора дигән Пәйгамбәребез с.г.в.. Фәрештәләр мәчеткә килгән кешенең Аллаһыдан гөнаһларын кичерүен сорап, истигъфар кылып торырлар ди. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә карата рәхимле. Ул безгә биргән нигъмәтләргә без шөкер итәргә тиеш. Гарәпчәдән “көферлек” сүзе Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне күрмәүне аңлата икән. Динсезләрне кәфер диләр, чөнки алар Аллаһны танымыйлар, Ул биргән нигъмәтләрне күрмиләр. Нигъмәтләрне Аллаһ безгә бирсә дә, бирмәсә дә, без шөкер итәргә тиеш. Без сораган нәрсәнедер бирми икән, димәк, Ул безне нәрсәдәндер саклый. Аллаһы Тәгалә биргән иң зур нигъмәт – ул безнең иманыбыз. Динле булып кына, кеше бәхетле була. “Кем Мине искә алуны, зекер итүне онытты икән, ул тар, авыр тормышта яшәячәк ди Аллаһы Тәгалә. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез с.г.в. янында иң күркәм холыклы кешеләр булачак”.
Шулай ук Әдис хәзрәт Рамазан аеның фазыйләтләре турында да шактый гына вәгазь сөйләде.
– Пәйгамбәребез с.г.в. сәхабәләрне Рамазан аена кергәндә шатландыра иде. Монда нинди шатлык соң? Рамазан аенда ураза тотуның хикмәтләрен, серләрен белеп бетермибез. Ашап- эчеп булмый, авыр булмас микән дибез. Рамазан ае Аллаһы Тәгаләнең безгә бүләге. Бу изге айда ураза тотуыбыз үзебезгә файдага гына. Ул пакълану ае. Барыбызда да гөнаһлар бар. Җәннәткә керер өчен пакъланырга кирәк. Намаз укып, ураза тотып, без пакланабыз. Рамазан аенда ураза тоткан кешенең бер еллык гөнаһлары кичерелә. Аллаһы Тәгалә аларны җәһәннәм утыннан азат итәчәк. Рамазан аенда бер изге гамәл өчен әҗер-савап җиде йөз һәм аннан да күбрәк тапкырга арта (аны Аллаһ үзе генә белә). Рамазан аенда мең айдан да кадерле булган кадер кичәсе бар. Бу кичне намазда уздырган кешегә 83 ел намаз укыган савап языла. Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун кичендә эзләргә кушкан.
Бик файдалы үтемле вәгазьдән соң, намаз залында өйлә намазы укыдылар.
Тантаналы мәҗлес яңа якка әзерләнгән мул тәгамле табын артында дәвам итте. Мәчет ашында мәчеткә йөрүче апаларның күмәк көче белән әзерләнгән тәмле ризык-ашлары белән сыйладылар кунакларны. Бик күркәм мәҗлес булды дип, кунаклар зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Мәчетне зурайтулары белән бик шат чаваллылар. Чөнки бу зур гына яңа бүлмә мәҗлесләр, ифтар ашлары уздыру өчен дә бик уңайлы. Бу бүлмә үзе дә ифтар бүлмәсе дип атала. Мәчеттә авыл халкын дингә өндәү бик актив алып барыла. Имам Габделәхәт хәзрәт Хәйруллин һәм абыстай-мөгаллимә Фәйрүзә ханым Салихҗанова өлкәннәрне дә, балаларны да укыталар. Вәгазь кичәләре дә булып кына тора, балалар өчен җәйге лагерьлар да оештырыла. Аллаһ йортын төзү эшләрендә катнашып, кешенең иманы тагын да куәтләнә, мәчеткә күбрәк тартыла башлый. Әлһәмдүлилләһ, җомга намазларына да кеше күбрәк йөри башлады дип сөенәләр. Мәчетне анда килүче кешеләр бизи. Мәчетләребез халык белән тулып, иман нуры балкып торсын!
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.