ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бу көннәрдә Оман Солтанлыгында Халыкара бердәмлек фестивале уза
Бу көннәрдә Оман Солтанлыгында Халыкара бердәмлек фестивале уза

Бу көннәрдә Оман Солтанлыгында Халыкара бердәмлек фестивале уза

Бу көннәрдә Оман Солтанлыгында Халыкара бердәмлек фестивале уза. Конгресс тарафыннан фестивальдә Татарстаннан күренекле сәнгать осталары — Татарстанның атказанган артистлары – аккордеонист, җырчы Рәзил Камалов, алып баручы Идел Кыямов, Алинә Шәрибҗанова һәм Алмаз Хөсәенов катнаша.

Фестивальне оештыручыларның берсе — «Росконгресс» фонды. Чара кысаларында милләттәшләребез тарафыннан татар халык һөнәрчелеге күргәзмәсе эшләде. Кунаклар XIX гасыр ахырлары, XX гасыр башындагы татар костюмнарының реконструкцияләре белән танышты, татар милли ризыкларын татып карады, осталар җитәкчелегендә төрле кул эшләре мастер-классларында катнаша алды.

Гала-концерт барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кунакларны Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләп, фестивальнең төрле милләт халыкларын якынайтудагы әһәмиятен ассызыклады. Ул чараның киләчәктә дәвамлы булып, тагын да киң масштабта узуын теләде.

Омандагы Россия посолы Олег Владимирович Левин Бөтендөнья татар конгрессына күрсәтелгән теләктәшлек һәм фестивальне баетуга керткән өлеше өчен зур рәхмәтен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*