Аны Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразыев җитәкли. Ике көн дәвамында алар биредә татар эшмәкәрләре белән очрашып, милли оешмалар эшчәнлеге белән танышырга планлаштыра. Сәфәрнең беренче тукталышы – Туймазы шәһәре иде. Ул Башкортстанда татарлар күпләп яшәгән урыннарның берсе. Биредә милли үзаң тәрбияләү эше ничек алып барыла?