tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бу – республикада беренче»: Яшел Үзәндә уникаль белем йорты төзелә
«Бу – республикада беренче»: Яшел Үзәндә уникаль белем йорты төзелә

«Бу – республикада беренче»: Яшел Үзәндә уникаль белем йорты төзелә

Яшел Үзән шәһәренең “Җәмигъ” мәчете каршында Каюм Насыйри исемендәге рухи-агарту үзәге (полилингваль мәктәп) сафка басачак. Татарстанда моңа кадәр тиңе булмаган мәктәпкә узган елның сентябрендә нигез салынган иде. Әлеге вакытта биредә төзелеш эшләре бара, уку йортын исә киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.

Журналистларны әлеге объект белән аның идея авторы – эшмәкәр, “Меценатлар” бизнес-җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов таныштырды. 500 укучыга исәпләнгән бинаның мәйданы 4,9 мең кв метрны алып тора. Белем бирү дүрт телдә (татарча, русча, гарәпчә һәм инглизчә) алып барылачак. Моның өстенә укучылар өстәмә телләрне дә сайлап ала алачак. Әйтик, кытай яки испан телләрен.

– Мәчет каршында төзелә торган белем йортының үзенчәлеге шунда: монда дөньяви белемнәр белән бергә рухи гыйлем дә биреләчәк. Әлеге вакытта без иң яхшы программаларны өйрәнәбез. Балалар уникаль программа нигезендә белем алачак. 4-11 сыйныфтан соң малайлар һәм кызлар аерым укыячак. Шулай ук сәламәтлеккә, әхлакый тәрбия һәм икътисадый белемгә дә зур игътибар күрсәтеләчәк. Моннан тыш, укучылар Азан тавышын ишетәчәк һәм биш вакыт намазны мәчеткә кереп укый алачак, — диде Ильяс Гыймадов.

Биредә Яшел Үзән шәһәре балаларына гына түгел, ә бөтен республикадан килүчеләргә дә укырга мөмкинлек тудырачаклар. Киләчәктә интернатта яшәп уку мөмкинлеге дә карала. Шулай ук укытучыларны да торак белән тәэмин итү ниятләре бар.

Зөһрә Садыйкова

Чыганак: https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*