Ветеран Әнвәр Низамов 100 яшьлек туган көнендә үзе үткән сугышчан эзләре турында сөйләде. Шул яшендә дә авылдагы йортында берүзе гомер итүче замандашыбыз авыр һәм сокланырлык гомер юлы узган.
Тегермәнче укучы
Әнвәр ага тумышы белән Югары Наратбаш авылыннан, башлангычны шунда укый. Бикмураз авылы мәктәбендә җиденчене әлләничә авылдан килеп укучылар арасында берүзе “похвальная грамота” белән тәмамлый. Авыл тегермәнчесе, техникага хирыс булганга, Әнвәрне үз янына булышырга чакыра. Эшен дә ташламыйча, Буада Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә укуын дәвам итеп, урта белем турында документ ала. Заманына күрә бик сирәк күренеш саналган ул. Сугыш башланганда ул әле укый торган була. 1941 елның 21 июнендә Яңа Авылда яшәүче бер туганнарына кунарга барган була. Иртән уянган җиренә бар халык урамда, ә колхоз бригадирының карта элеп халыкка немецларның илгә басып керүләре турында аңлатканын да бик ачык хәтерли. Озакламый Әнвәрне колхоз аша хәрби комиссар үзенә чакырта. Сугышка җибәрер өчен он тарттыру заданиесен йөкли. Әнвәр иртәнге сәгать 5тә эшкә барып тегермәнне көйли дә, аннан Буага укырга китә. Кайткач төн буе тегермән тарттыра. Заданиене үтәмичә ярамый. 1942 елда Буа аша тимер юл салына башлый. Эчке эшләр бүлегенең Халык Комиссариатының төзәтү лагерьларыннан, тирә-күрше районнардан Буаның авылларына эшчеләр җибәрү башлана. Әнвәр аларга да “Волголаг” заданиесе буенча он һәм аны тарттырганнан калган ярманы бүлеп бирә.
Ә бер көнне үзенә дә хәрби комиссариаттан сугышка китәргә дигән кәгазь килә. Әнисе аны улына тегермәнгә китерә. Бу вакытта Әнвәр аганың әтисе инде сугышта була. Икенче көнне авылдан 11әү чыгып китәләр. 40 чакрым араны Тәтешкә җәяүләп баралар. Солдатлар су юлы белән баштан Казанга аннан Горький шәһәренә (Түбән Новгород) юл ала.
– Пароход төне буе утын кабызмыйча барды. Хәтта солдатларга тәмәке кабызырга да ярамады. Һавадан немец самолетлары тетү куркынычы зур, дип әйттеләр безгә хәрбиләр. Иртәнге якта барып җиттек. Кинәт тревога башланды. Берни аңламыйбыз. Ерактан самолетлар очып килгән тавышларны ишетәбез, безне каядыр яптылар. Шунда немец Идел ярына бомбалар ташлаган, диделәр. Аннан солдатларны урман эчендәге казармаларга урнаштырдылар. Автомобиль йөртүче курсларында укый башладык, – ди Әнвәр ага.
Рәсми чыганакларда 1942-43 елларда дошманның Горький автомобиль заводын утка тотуы турында шундый юллар бар: “1943 елда 10ыннан 11 июньгә каршы төндә 100дән күбрәк самолет очып килә. Шәһәргә җитәрәк Совет зенитчылары аларны утка тота. Шуңа дошман бомбаларны биектән – 4000-5500 метр югарылыктан ташлый, шартлау бик көчле була. Дошман авиациясе ТЭЦны, су башнясын, кешеләр яши торган кварталларны атакалый”. Шуны ачык хәтерли ветеран: завод ишегалдына немец бомба ташлаган була. Зур чокыр хасил булган урынны камап алалар.
Дәресләрдән соң солдатлар чабата үрергә дә йөриләр. Әнвәр абый урманда агачтан чабата үрергә мунчала-җепләр кисеп әзерләп тора. Аны партизан отрядларына озаталар. Командирлар этләр чабата киеп узган партизан эзеннән исне бик авыр ала, дип аңлаталар. Сазлыклы җирләрдән чыкканда да солдатларга атларга җайлырак була.
Әти белән ул очраша
Аннан шоферлар группасын Мәскәүгә җибәрәләр. Зенитчылар батальоны тупланганчы аны командиры автомобиль заводына эшкә куя. Ул анда автомобильләр сүтеп-җыя башлый.
Шул вакытта авылдан хат ала. Анда әнисе әтисенең дә Мәскәүдә хәрби заводта эшләгәнен язган була.
– Командирым бик әйбәт кеше иде. Әтинең эшләгән урынын аңлатты. Катюшалар ясый торган, секрет астында торучы заводта эшләгәнен әйтте. Барып эзләп таптым. Әти норманы берничә тапкыр арттырып үтәгәнгә, тамагына да ашавы яхшы иде. Елаштык, сөйләшеп утырдык. Икенче көнне дә бардым, шунда бергә фотога да төштек, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Әнвәр Низамов хезмәт иткән зенитчылар ба-тальонының Курск дугасында барган сугышларга җибәреләчәге ачыклана. “ЗИС-5” автомобилен йөртүчегә коралны урыннан-урынга күчерү заданиесе бирелә. Бу бәрелешне берничә сүз белән генә әйтте ветеран: коточкыч, бик күп солдатлар шунда ятып калды, диде.
Шуннан Әнвәр абый Украина җирләрен азат итү операциясе турында да беркүпме тукталды. Шуны хәтерлим: немец Харьков шәһәрен җир беләнетигезләгән иде, дисәң дә була, ди. 1943 елның августында ул тулысынча азат ителде. Ветеран дошман басып алган җирләрдән Белоруссияне, Польшаны азат итүдә дә күп көч куя. Тагын Харьковта булганда менә шундый хатирә уелып калган:
– Ерак түгел иген кыры, янәшәдә Малая Рогозянка дигән авыл. Бөтен эшне хатын-кызлар эшли. Комбайннары җимерек. Шунда берәү миңа комбайнны ясарга ярдәм итә алмыйсыңмы, дип сорады. Командир рөхсәт итте, техниканы сүтеп җыйдык. Эшләп китте, – ди Әнвәр ага.
Генерал шоферы
Ә җиңүне ул Чехослова-киядә каршылый. Сугыштан соң да әле ике ел өенә кайта алмый. Ул үзе хезмәт иткән урында генералның шоферы булып хезмәт итә. Ике ел оккупацияләнгән җирләрне тәртипкә китерү операциясендә катнаша. Генерал аңа Мәскәүгә укырга керергә, хәрби хезмәт юлын дәвам итәргә тәкъдим ясый. Тик Әнвәр Низамов ризалашмый. Авылга кайта. Казан педагогия институтына укырга керә. Гомер буе мәктәптә балаларга белем бирә.
15 октябрь көнне район җитәкчелеге, якыннары Әнвәр Низамовны 100 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр. Әнвәр абыйның анда сугыштан алып кайткан фотолары, яшьрәк чагында язган кулъязмалары, фронт юлын узу картасы да куелган иде.
Чыганак: buinsk-tat.ru